14 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты базасында «ГТО «Бөтенроссия физкультура-спорт чараларының баш судьялар коллегиясе һәм судьялар бригадаларының спорт судьяларын әзерләү»юнәлеше буенча квалификация күтәрү курслары башланды. Укучыларның беренче агымын Татарстан Республикасы буенча «ГТО» региональ операторы Эдуард Иванов каршы алды һәм сәламләде.
Квалификация күтәрү курслары Татарстан республикасында ГТО региональ операторы тарафыннан Идел буе Гуфкситы белән берлектә «ГТО» БФСК комплексы нормативларын үтәүне бәяләү һәм халыкның барлык катламын системалы физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү үзәкләре хезмәткәрләрен нормативларны үтәүгә өйрәтү өчен эшләнде.
Курслар кысаларында тыңлаучылар «ГТО» БФСК комплексы нигезләре, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары, йөзү, спорт гимнастикасы, гер спорты һәм ядрә белән ату кебек спорт төрләре буенча таләпләр һәм нормативлар белән таныша алачаклар.
Уку йомгаклары буенча барлык катнашучылар спортның 6 төре буенча өченче судья категорияләрен ала һәм тест үзәкләрендә ГТО нормаларын кабул итә алачак. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында 55 ГТО тестлау үзәге эшли.