“Они защищали отчий дом” проектын тормышка ашыруның йомгаклау өлеше кысаларында “Они сражались за Родину” дип исемләнгән цикл дәвам итә. Чираттагы очрашуда, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә оештырылган “Юнармеец” хәрби – патриотик клубы ватәнпәрвәрләре, Ленинград блокадасы һәм Курск дугасындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан, дошман яулап алган ил һәм шәһәрләрне азат итеп, фашистларны куа-куа Австриягә кадәр барып җиткән, батыр йөрәкле Габелхак Абдуллинның тормыш юлы һәм сугыш еллары хатирәләре белән музей хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән видеоязма аша таныштылар.
Очрашулар һәрвакыт әңгәмә рәвешендә бара, чөнки үсеп килүче буынның фикерен, карашын белү мөһим. Һәм сорау-җавап алышу вакытында без укучыларга: “Видеоязманың кайсы өлеше күңелгә аеруча үтеп кереп, тирән тәэсир калдырды”, -дигән сорау бирдек.
Әлбәтта, Габделках абыйның берәр хөҗүм турында сөйләгән урыны дип әйтерләр дигән идек. Чөнки ул аны әле кичә генә булган вакыйга турында сөйләгән сыман, бөтен нечкәлекләрен, бомба, снарядлар сызгырып үткәннәренә хәтле җентекләп сөйли. Ләкин укучылардан башка җавап ишеттек: “Җиңү хәбәрен ишетүләре турында сөйләгәне”,- диделәр.
Чыннан да ул турыда сөйләгәндә, Габделхак абый яшәреп киткәндәй була, күзләрендә очкын кабына, елмаеп җибәрә. “Сугыш беткән көнне мәңге онытасым юк. Солдатлар сөенечтән һавага ата. Шул пулялардан озак кына бөтен дөнья яктырып торган иде”,- ди ул.
Габделхак абый инде күптән мәрхүм, ләкин видеоязмада ул бүгенгедәй елмаеп үзеннән соң килгән буыннарга илебез өстенә килгән чиксез авыр сынау еллары хакында сөйли.
Видеоязманы караган вакытта укучыларның җитди булуы, хәтта күзләре яшьләнеп алуы, әлеге балаларның саф, яхшы күңелле булулары хакында сөйли. Чөнки бары тик күңеле яхшылыкта булганнарны гына башка кеше язмышы тәэсирләндерә һәм дулкынландыра ала.