Сарман ягы төбәкчеләр җәмгыятенең утырышы

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген район җитәкчесе Хөснуллин Ф. М., Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сәхипова И. Р катнашында Сарман ягы төбәкчеләр җәмгыятенең  утырышы узды. Әлеге чарада 2022 елга нәтиҗә ясалып 2023 елга эш планы каралды, максатлар куелды. Утырышта якташыбыз, язучы, публицист Х. Хайруллин  исемендәге премия булдыру хакында да сүз барды. Бу премия тарих, мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле эшләгән якташларыбызга биреләчәк. Премияне гамәлгә кертүче язучының мирасын барлап халыкка чыгаручы улы Ленар Хайруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International