23 гыйнварда Зур Нөркәй авыл җирлегендә отчет җыелышы булды. Авыл җирлеге башлыгы Гайсин Рәшит Мөхтәр улы 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2023 елга планнар белән таныштырды. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев чыгыш ясады.