Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә отчет җыелышы уздырылды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин И.Н., икенче мәсьәлә буенча «Агросила» АҖ "Сарман" ПК әйдәп баручы агрономы Мирзасалихов М. М. чыгышын тыңладылар, узган ел хокук тәртибен тәэмин итү турындагы өченче мәсьәлә буенча участковый Р. Д. Селемгәрәев чыгышы белән таныштырды.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Ф. М. 2022 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында сөйләде.