"Каз өмәсе» - борынгы милли бәйрәме, ул үз тамырлары белән борынгы заманнарга китә һәм милли традицияләрне саклап калу максатыннан буыннан-буынга тапшырыла. Татар милли киемнәрдәге кызлар һәм малайлар әби белән бабайга казларны чистартырга ярдәм иттеләр. Балалар татар телендә шигырьләр, мәкальләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Кызларның "Каз канаты» биюе беркемне дә битараф калдырмады. Түшкәләрне юып бетергәч, кызлар һәм малайлар бәйрәм хуҗаларына әйләнеп кайттылар, анда бәйрәм «Тубәтәй», «Чума урдәк,чума каз», «Капкалы» милли уеннары белән дәвам итте.