«Ленинград блокадасы балалары» - китапханә дәресе.

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

        Сарман үзәк балалар китапханәсенә МБББҮ «Сарман гимназиясе»нең Гыйльфанова Ильмира Альбертовна җитәкчелегендәге 4”Б” сыйныфы килде. Китапханәчеләр укучыларга Ленинград блокадасы балалары турында сөйләделәр, аларның блокада шартларында яшәп, кыюлык һәм ныклык күрсәтеп, шуның белән фашистларны җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен искәрттеләр. Үзенчәлекле, катлаулы тормыш тарихы булган балаларның иртә балачактан мәхрүм ителүе һәм олылар белән бергә исән калу өчен көрәшүләренә балалар шаккаттылар.

        Укучылар өчен «Ленинград блокадасы балалары» исемле презентация һәм Ленинград блокадасы турында документаль фильм да күрсәтелде.

        Ахырда һәр укучы Ленинград блокадасы вакытында карточка белән бирелгән көндәлек минималь норма -125 граммлы ипи кисәген татып карады.

        Балалар сугыш куркынычлары турында, ул еллардагы вакыйгаларны, Ленинград блокадасы мисалында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International