27 гыйнварда Сарман җирле радиосы эфирында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тулуга багышланган "Татар былбылы" дип исемлэнгэн радио чыгышы булды. Сарман үзәк китапханәсенең әйдәп баручы библиографы Мадьярова Г. Н.радио тыңлаучыларын Әлфия Авзалованың биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, җырчының яраткан җырлары яңгырады.