"Кызыл калфак" бакчасында "Татар гаиләсе" бәйгесе үтте

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Татар гаиләсе - бу сүздә

Күпме тылсым, күпме сер!

Татар гаиләсенә бер кара

Аларга сокланып туярлык түгел!

Безнең балалар бакчасында бүген үтте зур тамаша. “Татар гаиләсе” бәйгесенә җыелдык бүген залда. Бакчабызның иң матур татар гаиләләре арасында үтте бу бәйге. Һәрбер гаилә үзе турында сөйләп, матур чыгышлар әзерләп, тәмле ризыклар пешереп күчтәнәчләр алып килделәр.

Катнашучылар бар да уңган, оста булдылар һәм төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.

Хамматовлар “Иң сөйкемле гаилә”, Насыровлар “Иң зирәк гаилә”, Ахмадиевлар “Иң милли гаилә” номинацияләренә лаек булдылар. Ә Шайхутдиновлар “Татар гаиләсе – 2023” титулын яуладылар.

Хөрмәтле чакырылган жюри, “Бөтен дөнья татар конгрессы каршындагы татар хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасының Җәлил бүлекчәсе” әгъзалары Гарипова Гүзәлия Нуховна, Абзалова Галия Мунавировна, безнең балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан Сафиуллина Зәмзәмия Мунировна, конкурсантларыбызга бик зур рәхмәтләр әйтеп, матур сүзләр, изге теләкләр, уңышлар теләделәр.

 Бар катнашучыларга, килгән кунакларыбызгы “Кызыл калфак” бакчасы коллективыннан зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International