Яр Чаллы педагогика көллияте белән очрашу

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

     9 февраль конне чыгарылыш сыйныф укучылары алдында Яр Чаллы педагогика көллиятеннән килгән хезмәттәшләребез  чыгыш ясады. Очрашу профориентация юнәлешендәге бурычларны тормышка ашыру максатыннан оештырылды. Кунакларыбыз үзләренең уку йортлары,  укырга керү шартлары, документларны кабул итү турында сөйләделәр. Соңыннан 10 нчы сыйныф укучылары белән бергә осталык дәресләре, тренинг оештырылды. Мондый чаралар укучыларга республикабыздагы уку йортлары турында күзаллау тудыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International