«Яңартылган Федераль белем бирү стандартлары кысасында дәрестән тыш эшчәнлектә гражданлык тәрбияләү» дигән темага тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының республика семинары узды. Шул уңайдан ачык дәресләр, мастер-класс, дәрестән тыш эшчәнлек дәресләре, тарихи квест үткәрелде. Укытучылар һәм укучылар виртуаль экскурсиядә булдылар. ТР Милли музееның 3D панорамасы рәвешендә Россиянең тарихи һәм истәлекле урыннарының беренчел йөзен торгызу проекты белән таныштылар.