10 февральдә Сарман районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Идрисова, хезмәт ветераны Ләйсән Миргалим кызы Зиатдинованы 87 яше тулган көн белән котлады һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры исеменнән “Мактаулы остаз” билгесе тапшырды.
Ләйсән Зиатдинова үзенең педагогик эшчәнлеген 1958 елда Әлмәт районының Сөләй урта мәктәбендә башлап җибәрә. 50 елга якын ул авыл мәктәбендә эшли, география укыта һәм мәктәп яны участогын җитәкли, үз гомерен мәктәпкә һәм балаларга багышлаган педагог.
Ләйсән Зиатдинова - ТАССРның халык мәгарифе отличнигы, күпсанлы ведомство бүләкләре белән бүләкләнде. Укытучылар, ата-аналар һәм авыл халкы арасында абруй казанган.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык педагогик җәмәгатьчелеге исеменнән Ләйсән Миргалимовнаны тууына 87 ел тулу белән котлый һәм аңа нык сәламәтлек, оптимизм һәм озын гомер тели.