Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә.Ул бик хәрәкәтчән,тормыш сөючән бала булып үсә:уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп,
6 яшендә үк укырга йөри башлый. Муса бик тырышып укый, шигырьләр язу белән мавыга. Шул кечкенә Мусадан үскән зур герой шагыйребезне бүгенге көндә белмәүче юктыр.
Бүген, 15 февральдә туган, республикада һәм чит илләрдә танылган татар шагыйре, үз иленең Герое-патриоты Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула.
Безнең балалар бакчасында балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Рахматова Айгөл Фаил кызы әлеге датага багышланган музыкаль кичә үткәрде. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, шигырләрен сәхнәләштерделәр. Кунакка шагыйрь шигыреннән әтәч килде. Балалар Муса Җәлил әсәрләрен бик яраталар һәм аның биографиясе белән кызыксыналар. Без балаларыбыз белән бик горурланабыз, чөнки алар язучыларыбызның батырлыкларына сокланалар һәм аларны онытмыйлар.
Шулай ук төркемнәрдә һәм музыка залында, балалар тәрбиячеләре белән берлектә, Җәлил әсәрләре буенча рәсемнәр һәм эшләнмәләр күргәзмәләре оештырдылар.