2023 нче елның 15 нче февраль көне Җәлил гимназиясендә профориентация эше үткәрелде. Казан инновацион университеты колледжы вәкилләре 9 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрделәр. Алар уку йортында булган кадрлар әзерләү юнәлешләре белән таныштырдылар. Балалар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.Әңгәмә бик җылы шартларда узды.