15 нче февраль көнне «Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучылары Сарман аграр көллиятендә булдылар. Алар көллиятнең матди-техник базасы белән таныштылар, машина-трактор паркында, уку кабинетларында булдылар, концерт карадылар. Барлык чаралардан соң алар өчен ашханәдә төшке аш оештырылды. Балаларга белем бирү учреждениесе буенча экскурсия бик ошады.