Бүген Җәлил поселогында герой шагыйрь М.Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булып узды. Шагыйрьгә батырлыгын искә алып Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә. улы, шәһәр тибындагы Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. улы, «Татнефть» ҖАҖнең Җәлил ТППО профком рәисе Филимонов В.Н. һәм «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсе рәисе Ихсанова Э.М. кызы рәхмәтләрен җиткерделәр. Традиция буенча герой шагыйрьне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.