15 февраль көнне Азалак авыл җирлегенең Шыгай авылында Әфган сугышында хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган әфганчы Гәрәев Әсгать Ашрап улының каберенә венок салынды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Буген, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчы - интернационалистларны искә алу көне. Азалак авыл җирлегенең Шыгай авылында Әфган сугышында хезмәт иткәндә батырларча һәлак булган әфганчы Гәрәев Әсгать Ашрап улының  каберенә венок салынды. Әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган сугышында, “кайнар нокта”ларда башларын салганнар,безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.
Туган якларына исән-имин әйләнеп кайта алган ир-егетләребезгә һәм гаиләләренә исәнлек саулык телибез.
Илебез тыныч, кукләребез аяз булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International