Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында республика җитәкчелеге катнашында Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елын ачу тантанасы булды. Шулай ук КФУга мәгариф идарәсе җитәкчеләре, психологик-педагогик классларның сыйныф җитәкчеләре, ТРның халык укытучылары һәм һөнәри конкурсларда җиңүчеләр чакырылган иде. Безнең район чарада видеоконференция форматында катнашты. Ачылышта Сарман МР башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, социаль мәсьәләләр буенча Рик урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Газинур Әзһәт улы Габидуллин, методик бүлек, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм укытучы-остазлар катнашты.