Парламент дәресе

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатларында 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Бүген, 15 февральдә безнең мәктәптә «Без – Россия гражданнары» дигән темага Парламент дәресе үткәрелде. 11нче сыйныф укучылары белән очрашуга кунаклар чакырылды: Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы  Кәримов Р.А. һәм «Россгвардия» хәрби бүлекчәсенең катнашучы, безнең мәктәпне тәмамлаган Мурзин А. Н.чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International