15 февральдә Сарманда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгына һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган истәлекле митинг булды.

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә Сарманда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгына һәм Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган истәлекле митинг булды. Күптәнге традиция буенча сугышчы-интернационалистларга стелага ветераннар-әфганчылар, һәлак булган солдатларның гаилә әгъзалары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, район хакимияте җитәкчеләре,яшьармиячеләр, "Форпост" активистлары, мәктәп укучылары һәм район халкы җыелды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзенең чыгышында сугышчы-интернационалистларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерде .Бер минут тынлык белән сугышчыларны искә алдылар, веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International