16 нче февральдә Җәлил гимназиясендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елына багышланган «Без-Россия гражданнары» дигән темага Парламент дәресе үткәрелде. Бу дәрес-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул 2009 нчы елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла. Быел ул унбишенче тапкыр үтәчәк. 9-10 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга кунаклар чакырылды: Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге Башлыгы Р. А.Кәримов һәм «Россгвардия» хәрби бүлекчәсендә катнашучы А.Н. Мурзин. Җәмгыять белеме укытучысы А. Р. Салихова үткәргән дәрес танып-белү һәм эчтәлекле булды.