16 февральдә 1 нче Җәлил мәктәбенең 5а сыйныф укучылары Җәлил поселок китапханәсенең балалар бүлегендә булдылар. Балалар герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган "Батырлык һәм иҗат үрнәге" әдәби кичәсендә катнаштылар. Алар "Муса Җәлил – батыр һәм иҗат үрнәге" китап күргәзмәсе белән таныштылар, герой шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, Нуриева Фәния Гат кызы һәм Садыйкова Зилә Мөнир кызы чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Укучыларга геройның тормышы һәм иҗаты турында видеоролик күрсәтелде. Чара ахырында балалар "Муса Җәлил-патриотик шагыйрь"викторинасы сорауларына дөрес җаваплар бирделәр. Әдәби кич укучылар өчен бик белемле һәм кызыклы булды.