17 нче февраль көнне Җәлил мәдәният сарае сәхнәсендә “Сафка басарга әзер!” традицион хәрби-патриотик уены узды.“Җәлил гимназиясе”н көчле рухлы, батыр һәм кыю егетләр командасы тәкъдим итте. Бөтен көчләрен куеп, балалар үзләренең чын оешкан, бердәм команда булуын исбатладылар. Аларның һәркайсының җайга салынган эше үз нәтиҗәләрен бирде. Җәлил гимназиясе командасы бу конкурста мактаулы икенче урынны алды! Тик сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышлар гына телибез!