мәктәптә республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган "Без-Россия гражданнары" дигән Парламент дәресе узды. Проект 2009 елдан бирле тормышка ашырыла, быел ул 15 тапкыр узды. Тарих укытучысы Яһудина З. Ф.Россиянең традицион рухи - әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуга федераль дәрәҗәдә җитди курс алуы турында сөйләде. Парламент дәресендә Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А. һәм мәктәп директоры Латифуллина Г. Ф. катнашты Дәрес югары дәрәҗәдә үтте.