24 фатирлы торак йортка күчү тантанасы

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүген Сарман үзәк район хастаханәсе территориясендә төзелгән 24 фатирлы йорт үзенең яңа хуҗаларына ишекләрен ачты.

Дәүләт программасы нигезендә төзелгән йортта яшәячәк табибларның, күпбалалы гаиләләрнең сөенечен уртаклашырга мәртәбәле кунаклар килделәр. Тантанада чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин, район башлыгы Фәрит Хөснуллин йорт хуҗаларына изге теләкләрен җиткерделәр, төзүчеләргә рәхмәтләрен әйттеләр. Хастаханә табиблары Надежда Комарова hәм Талибзода Тахмурас кунакларны үз фатирларына чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International