Сарман муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Геннадий Глушков, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм башкалар катнашты.
Утырышта 2022 елда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар каралды. Алар белән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин таныштырды. Җәлил поселогы советының һәм Башкарма комитетының узган елдагы эше һәм агымдагы елга бурычлар турында поселок башлыгы Рәфыйк Кәримов сөйләде. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина да узган елгы эшчәнлеккә тукталды. Сарман районында "Агрокөч" ширкәтенең җитештерү комплекслары белән идарә итүче Илшат Вәлиев авыл хуҗалыгында башкарылган эшне яктыртты.
Утырышка Рөстәм Нигъмәтуллин йомгак ясады. Республика казанышлары белән беррәттән, ул сарманлыларның уңышларына тукталды, кайсы тармакларда эшне яхшыртырга кирәклеген билгеләп үтте, дәүләт бүләкләре тапшырды.
Утырыш эшендә катнашкан мөхтәрәм кунаклар шулай ук сарманлыларның шатлыгы белән уртаклаштылар, район үзәгендә яңа 24 фатирлы йортны ачу тантанасында, ремонттан соң  аграр көллияте тулай торагында, спорт залында булдылар, район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International