Бүген Сарман мәдәният йортында якташыбыз Хәниф Хәйруллинның "Улларым, сез кайда" китабының тәкъдир итү кичәсе узды. Чара автор турындагы истәлекләр, концерт номерлары белән үрелеп барды, шул ук исемдәге китаптан өзек тәкъдим ителде.