21 февраль - Халыкара туган тел көне

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

21 февральдә бар дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әле чагыштырмача яшь. Ул рәсми рәвештә 1999 елдан бәйрәм ителә.

Телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген үстерү, юкка чыгу янаган телләрне саклап калу – бу бәйрәм әнә шундый максатларны күздә тота.

Халыкара туган тел көне үзенчәлекле һәм зур мәгънәгә ия булган бәйрәм. Нәкъ менә туган тел аркылы халыкларның гореф-гадәтләре яшәвен дәвам итә, кешедә дөньяны танып белү теләге уяна. Туган тел, төрле җирләрдә һәм хәтта төрле заманда яшәвенә карамастан, халыкны берләштерүче көч.

Безнең туган телебез күп гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыздан буыннан-буынга күчеп килгән хәзинә, һәм аның һәр сүзе алтынга тиң.

Һәр тел үзенчә уникаль һәм халыкның гореф-гадәтләрен, менталитетын, тарихын чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International