Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.Бәйрәмнең төп максаты- балаларны төрле милләтләр белән таныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан ук өйрәнүгә кызыксыну уяту.Бәйрәм туган телгә багышланган татар, рус шигырьләре, җырлары, уеннары белән үрелеп барды.