СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хаҗип Гәрәев истәлегенә багышланган 2004 - 2007 елгы егетләр арасында көрәш буенча республика турниры төгәлләнде.
Турнирда 7 муниципаль районнан барлыгы йөздән артык яшь көрәшче катнашты.
Спорт бәйгесенең нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
1 урын - Әлмәт муниципаль районы;
2 урын - Сарман муниципаль районы; өченче урынны азнакайлылар алды.