2023 елның 20 февралендә Зур Нөркәй авылында Сибгатуллин Мәҗит Сәгыйдулла улы 90 яшьлеген билгеләп үтте. Район башлыгы Ф. М. Хөснуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы, Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Гайсин Рәшит Мөхтәр улы котладылар.Бу юбилейдан тыш, Сибгатуллиннар гаиләсендә тагын бер бәйрәм якынлаша. 9 март көнне Мәҗит Сәгыйдулла улы һәм Җәннәтеласма Нургали кызы бергә яшәүләренә 65 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез.