Сарман муниципаль районы Советында киңәшмә

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Бүген утырышлар залында Сарман муниципаль районы Советында киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин үткәрде.

Киңәшмә яңа билгеләнгән вазыйфаи затларны тәкъдим итү һәм котлау белән башланды. Киңәшмәнең көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде. Беренче мәсьәлә буенча: "Сарман муниципаль районы территориясендә гражданнарның үзара салым программасын гамәлгә ашыруның барышы турында. Гуманитар ярдәм һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында " район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. Икенче мәсьәлә буенча: "Сарман муниципаль районы территориясендә язгы ташуга әзерлек турында" Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев хәбәр итте. "Районның гомуми файдалану урыннарын (паркларны, ишегалларын, административ биналар территорияләрен) кышкы карап тоту турында" гы өченче мәсьәлә белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфетдинов, «Сарман районы идарә компаниясе» ҖЧҖ директоры Алмаз Мәүләвиев таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International