Буыннарның дәвамчанлыгын саклау, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган як тарихын өйрәнү максатларында район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи –Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе Республика Фестиваленең муниципаль этабы узды.
Бәйгедә өч гаилә катнашты. Конкурс йомгаклары буенча Яхшебай авылыннан Сираевлар гаиләсе беренче урынга чыкты, Ләшәү - Тамак авылыннан Шайдуллиннар гаиләсе-икенче, Яңа Әхмәт авылыннан Валиевлар гаиләсе өченче урыны яулады.