Май чабу

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

25 февраль көнне  Ә.М.Залаков исемендәге ял паркында район күләмендә беренче тапкыр "Масленица" бәйрәме булып узды.Килгән кунакларны,тамашачыларны бәйрәм белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Г.Латыпова котлады. Кояш,Яз,Убырлы Карчык,Коймак булып киенгән район мәдәният йорты хезмәткәрләре театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.Бәйрәм матур җырлар,дәртле биюләр,күңелле уеннар белән дәвам итте.Уеннарда балалар да,өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар.Бәйрәмгә килгән һәр кеше тәмле коймак,кайнар чәйдән авыз итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International