Игәнә Баш авылында яшәүче Мифтахов Рафаил Галәли улы һәм Мифтахова Ландыш Сабир кызы гаиләсе 60 еллык бриллиант (платина) туйларын бәйрәм итәләр.

2023 елның 1 марты, чәршәмбе
60 еллык туй - бриллиант (платина) туй. Туй исеме бриллиант кебек ачык. Ир белән хатын 60 ел бергә яшәделәр, язмыш бураннары алдында иң каты таш - алмаз булып тордылар. 1 март көнне Игәнә Баш авылында гомер итүче Мифтахов Рафаил Галәли улы һәм Мифтахова Ландыш Сабир кызы гаиләсе 60 еллык бриллиант туйларын бәйрәм итәләр. Бу ныклы һәм матур гаиләне «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе», Бөтенроссия социаль-гаилә проекты кысаларында шушы бик зур юбилейлары белән авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы, авылыбыз ветераннар Советы Әлфия Рәис кызы тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International