Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне вебинарга чакыра

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «РОВС шартларында түләү документларын тутыру» темасына вебинарга чакыра, ул 2023 елның 02 мартында 14.00 сәгатьтә узачак.

Вебинар спикерлары: Эломцева Элина Сергеевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы, Осипова Майя Камилевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары.

Вебинар программасы:

Бердәм салым хисабы институтын (ЕНС) һәм бердәм салым түләүен (ЕНП) кертү 01.01.2023 елдан.

Түләү документларын рәсмиләштерү.

ЕНП өчен түләү документын рәсмиләштерү үрнәге.

РОВС составына кермәгән салымнар буенча түләү документын рәсмиләштерү.

Сорауларга җаваплар.

         Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

        Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчү кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/d9df1bd8-133a-4b18-b5eb-785b923c3fa9) һәм ачылган биттә «катнашачакмын» дип басыгыз һәм чарага теркәлергә. Вебинар алдыннан сылтаманы ачып, «вебинарга күчү»төймәсенә басыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International