Җәлил гимназиясе базасында "Педагог-психолог -2023"балалар тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерларның исемнәре игълан ителде.Конкурсның муниципаль этабында Габидуллина Гөлшат Илгиз кызы, 2 нче Җәлил урта мәктәбе педагог-психологы җиңүче булды. Призерлар: Миргасимова Лилия Расих кызы, ППМС-үзәгенең педагог-психологы һәм Гарипова Миләүшә Миргасим кызы, Җәлил гимназиясе педагог-психологы.