Илексаз авылында яшәүче Закиров Шәрипҗан Сабир улы һәм Закирова Әминә Загертдин кызы гаиләсе 55 еллык “Зөбәрҗәт” туйларын бәйрәм итәләр.

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Зөбәрҗәт туе- сирәк гаилә тормышының юбилее. Зөбәрҗәт -эчкерсезлек, ышанычлылык һәм зирәклек символы. Бу сыйфатларны илле биш ел бергә үткәргән ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр сурәтләп була. 13 март көнне Игәнә Баш авылында гомер итүче Закиров Шәрипҗан Сабир улы һәм Закирова Әминә Загертдин кызы гаиләсе 55 еллык туйларын бәйрәм итәләр. Бу ныклы һәм матур гаиләне «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе», Бөтенроссия социаль-гаилә проекты кысаларында шушы бик зур юбилейлары белән авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы, авылыбыз ветераннар Советы Әлфия Рәис кызы тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International