Җәлил поселок китапханәсендә Әнәс Ибәтуллинның «Урманнарга керәм» китабы тәкъдир ителде. Чарада мәктәп укучылары, «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, авторның якын туганнары, шигърият сөючеләр, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Китап басмасында "Сарман" район газетасы бүлекчәсе мөхәррире, Шәрипова Зөлфия Әнвәр кызы ярдәм итте, ул китап басмасы тарихы турында сөйләде. А. Ибәтуллинның күп шигырьләренә музыканы автор-башкаручы Илмира Шәйдуллина язган. Чарада аның җырлары яңгырады. Чара барышында тормыш һәм иҗат юлы турында презентация тәкъдим ителде, укучылар, «Җәлил чаткылары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, авторның шигырьләрен укыдылар. Алар арасында тормыш турында уйланулар, табигать, туган җирләр турында, якыннарына һәм туганнарына, каләмдәшләренә багышланган шигырьләр бар. Әнәс Нигъмәтулла улы адресына, туганнары һәм кунаклары тарафыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.