2023 ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне саклау елы кысаларында районыбызда "Җырлы балачак илендә" талантлы балалар бәйгесенең 1 зона туры Азалак авылы мәдәният йортында узды. Нөркәй, Сарысаз-Тәкермән, Карашай, Өчийле, Саклаубаш, Юлтимер, Сөлек, Чураш авылларыннан килгән балалар милли сәнгатебезнең- җыр, бию, нәфис сүз осталары кебек номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Авылларыбызда сәнгатькә тартылучы, сәхнәдә үзен матур тотып чыгыш ясаучы балалар булуы бик сөендерә.