Җырлы, бәхетле балачак иле дәвам итә. Чыннан да бүгенге көндә балаларыбызга төрле яклап шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп. Буген Күтәмәле зонасында үткән бәйгенең икенче турында катнашып чыгыш ясаган балаларга карап шуны әйтергә була. Иске Кәшер, Иске Минзәләбаш, Рантамак, Сарайлы, Александровка, Баткак, Яхшы-Каран, Түбән-Ләшәу, Яхшыбай, Ләшәү-Тамак, Буралы Чишмә, Куҗак, Урта Кәшер авыллары мәдәният йортларында шөгыльләнүче балалар җыр, бию, нәфис сүз жанрлары буенча осталыкларын күрсәттеләр. Афәрин аларга! Күп еллар дәвамында үткән бәйге нәтиҗәсендә сәләтле балалар Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбенә йореп тә осталыкларын арттылар. Киләчәктә уңышлар балаларга!