13 мартта Мортамак авылы зонасында дәвам иткән "Җырлы балачак илендә" талантлы балалар бәйгесендә - Мортыш-баш, Яңа Әхмәт, Ләке, Кәүҗияк, Рангазар, Петровка, Чукмарлы, Колмәт, Чыршылы, Иске Әлмәт, Каташ Каран, Янурыс авылы мәдәният йортларында шөгыльләнүче балалар чыгышлары булды. Милли мәдәниятләр елы уңаеннан башкарылган биюләр, рус һәм татар телендә башкарылган җырлар, нәфис сүзләр булуы бәйгене тагын да кызыклырак һәм әһәмиятлерәк итте. Тырыш, сәләтле балаларыбызны алдагы елларда да уңышлар көтсен иде.