Район мәдәният йортында "Җырлы балачак иленда" район талантлы балалар конкурсының зона туры узды

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Районыбызда үткәрелеп  килүче мәдәни чараларда балаларыбызның даими катнашуы күңелле күренеш. "Җырлы балачак илендә" талантлы балалар бәйгесенең максаты да милли мәдәниятебезне,  гореф-гадәтләребезне, ана телебезне саклап калу һәм җыр-моңнарыбыз белән яшәү. 14 март көнне район мәдәният йортында бәйгенең 4 нче зонасында катнашкан "Ләйсән", "Лилия", "Кояшкай", "Сандугач" балалар бакчалары, Сарман урта мәктәбе һәм Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышлары якты өметләр уятты. Куйган максатларыбызга ирешеп, районыбызның данын саклап, яклап яшәргә язсын. Балаларга якты киләчәк телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International