Бүген "Сарман" агрофирмасының МТП территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе тарафыннан расланган график буенча 2023 елның язгы кыр эшләренә әзерлек этапларының берсе булган тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм тагылма коралларны күрсәтмә техник карау узды. Әлеге тикшерүдә район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, УСХиП башлыгы Николай Сахуриев, "Сарман" агрофирмасы директоры Диккать Хөснетдинов, баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлахов катнаштылар.