Котлы булсын юбилеең.

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Ләке авылында туып, шушында гомер кичерүче  юбилярыбыз  -Петров Андрей Васильевичка 90 яшь. Андрей Васильевичны  юбилее белән район башкарма комитет җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы,  Ләке авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Антонов Юрий Григорьевич, авылның ветераннар Советы Рәисе Асанова Ольга Ивановна   тәбрикләделәр. Фәндәс Әнәсович район башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хуснуллин  исеменнән, үзе исеменнән  бүләкләр Һәм изге теләкләр җиткерде. Юбилярга сәламәт, озын гомер телибез. Балаларыгызның игелеген күреп, бәхет-шатлыкта яшәргә насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International