Җәлилнең 1нче мәктәбендә 8б сыйныфта химия буенча ачык дәрес үтте . Укучылар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, кроссвордларны чиштеләр, "Почтальон", "Назови нас", "Будет не будет"конкурсларында катнаштылар. Шулай ук укучылар фәннең гамәли өлешендә үз белемнәрен күрсәттеләр. Дәрес җиңүчеләр хөрмәтенә тантаналы фейерверк (вулкан тәҗрибәсе) белән тәмамланды. Дәресне химия укытучысы Р. М. Шәяхмәтова үткәрде.