Агымдагы елның мартында Казан шәһәрендә «Сандугач-Соловей» X Халыкара вокалчылар конкурсы узды. Конкурста «Җәлил гимназиясе»нең 10нчы Б сыйныф укучысы Якупов Илназ (укытучысы Габбазов Ранис Рәис улы) катнашты һәм үзенең яшь категориясендә эстрада җыры (вокал-соло) номинациясендә җиңүче булды. Илназны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!