«Нөркәй» агрофирмасында техник тикшерү

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

​Сарман муниципаль районында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга прицепларны техник тикшерү дәвам итә. Сарман муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга прицепларны чираттагы тикшерү 22 мартта "Нөркәй" агрофирмасында узды. Агрофирма механизаторлары үзләренең тимер атларын югары дәрәҗәдә әзерләгәннәр.  2023 елның язгы кыр эшләренә үз техникасын әзерләү буенча зур эш башкарылды. Техник тикшерүгә барлыгы 65 берәмлек трактор һәм аларга прицеплар тәкъдим ителде. Техник тикшерү үткән техника тиздән техник тикшерү узу турында таныклык алачак. Әлеге агрофирмада техник тикшерү 24 мартка кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International