«Әлифба белән хушлашу» бәйрәме

2023 елның 24 марты, җомга

23 нче, 24 нче март көнне 1нче сыйныфларында «Әлифба белән хушлашу» бәйрәме узды. Бу һәр беренче сыйныф укучысы өчен бик мөһим чара. Балалар бик шатлык белән үзләренең нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле уен формасында үтте. Әлифба белән хушлашу – яңа белемнәргә һәм җиңүләргә юл башы. Мәктәп тормышында иң кечкенә укучыларыбызның мондый җиңүләре күп булсын иде. Беренче сыйныф укучыларына укуларында уңышлар һәм яхшы кәеф телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International