Бүген Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимарданова Розалия Раиф кызы «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычларны тикшерәбез»дигән темага саннар дәресе үткәрде. Мобиль җайланмалар өчен, компьютерлар өчен булган кибер куркынычлар, шул исәптән зарарлы программалар, шулай ук фишинг һәм скам актуаль. Күпчелек мобиль куркынычлар Android операцион системасы җайланмаларына юнәлтелгән,әмма iOS смартфоннары белән кулланучылар очраша алган кибер куркынычлар да бар.